Эстрадабызның популяр җырчысы, АЛТЫН БАРС премияләре лауреаты Ләйсән Гимаева һәм аның балаларының әтисе, татар стендап жанрының бер вәкиле, шоумен Булат Бәйрәмов «ИР+ХАТЫН» дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Гаилә дуэты узлэренен хитларыннан тыш, әлеге концертта яңа җырлар, яңа дуэтлар һәм гаилә, ир-хатын мөнәсәбәтләре хакында бик күп юмор янгырады. Концертта шулай ук тамашачы яратып өлгергән ИНСТАперсонажлар #ЖилэкКычытканова, #Фифунья, #ДиванияКритиковна һәм аның «подружкасы» да чыгыш ясады. Җырлы-юморлы «ИР+ХАТЫН» дип аталган тамаша горлэп узып китте.