23 май 19.00 сэгатьтэ Сара Садыйкова исемендэге концертлар залында Нафкат Нигматуллин концерты узачак. Хәзерге көндә Нафкат Нигматуллин танылган татар җырчыларының берсе, үз музыкантлары белән чыгышлар ясый, гастрольләргә йөри. Бернигәдә карамастан, Нафкат Нигъмәтуллинның үз репертуары, үз тамашачысы бар. Ул үзенчәлекле җырчы. Ул халык күңеленә күбрәк моңлы, сагышлы, онытылып барган җырларны җиткерергә тели, һәм үзенең теләкләренә бик яхшы ирешә.