Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләр белән Яр Чаллыда!
Сезнең игътибарыгызга иң  шәп комедияләребезнең берсе — Мансур Гыйләҗевнең “Көлмәгез, мин үләм” спектаклен тәкъдим итәбез!
15 сентябрь!

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы!
…Куелыш төшенкелеккә бирелмәүче, шат күңелле картлар турында. Төп герой, инде яшәргә санаулы гына көннәр калды диеп йөргән чакта, үзенең өчен яңа өметләр, максатлар таба. Бу бәхетле табыш озын гомерлелек серенә әверелә.Чөнки тормыш һәрвакыт матур, әгәр аның ямен күреп яши белсәң.
Бу шаян комедия – өлкәннәргә, аларның хезмәтенә рәхмәт сүзе.
Режиссёры – Азат Җиһаншин, Башкортстанның халык артисты.

Спектакльдә Башкортстанның халык артисты Рушат Мөдәрисов, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәрәфетдинов,   Марат Хәсәнов, Фәнил Гайзетдинов, Илшат Салаватов, Вадим Хәйруллин, Айгөл Юнысова  катнашалар.
Спектакльнең дәвамлылыгы – 2 сәгать.
Башлана 19:00 сәгатьтә.

Спектакль татар телендә, рус теленә синхрон тәрҗемә ителәчәк.
Белешмә һәм билетлар өчен телефон: 8 967 747 78 25
Рәхим итегез!