25 ноябрьдә  Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында “Шәһри Чаллы”дан – пятачок” шоу-тамашасы үтте. Бу юлы бәйрәм кичәсе якынлашып килүче Әниләр көненә багышланды. Оештыручылар чараны хәйрия акциясе буларак та игълан итте. Залга Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-егетләрнең әниләре дә килде. Аларга редакция һәм Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән бушлай чакыру билетлары тапшырылган иде.

Кичә 18:30 минутта концертлар залының фойесында ук башланып китте. Тамашага килүчеләр биредә, замананыда Чаллы мәйданчыкларында үткән чын пятачоклардагыча, залга кергәнче җырлап-биеп күңел ачты.

Пятачокның концерт өлешендә исә тамашачыларны татар эстрадасының һәм Чаллының танылган артистлары популяр җырлары белән куандырды. Сәхнә түрендә  ТР халык артисты Резидә Шәрәфиева, атказанган артистлар Гөлдания Хәйруллина, Габидулла Хөрмәтуллин, Илнур Гомәров, Чаллы йолдызлары Фәнилә һәм Артур Салиховлар, Сәрия Нәбиуллина, гармунчы, блогер-дальнобойщик Равил Гәрәевләр чыгыш ясады. Тамашачылар аларга кушылып яраткан җырларын күңелләрендә яңартты, гармун моңына караоке башкарды.

«Республикабызның алтын тавышы», Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Филүс Каһировның чыгышы исә бәйрәмнең төп бизәге булды. Аеруча, аның соңгы арада танылып өлгергән “Киек каз юллары” хитын тамашачылар аягүрә басып, көчле алкышларга күмде.

“Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” “Шәһри Чаллы"дан – пятачок”

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-sahri-callydan-piatacok-sou-tamasasy-utte