Флүрә Коләхмәтова -Талипова татар эстрадасына 2000 нче елларда үзе иҗат иткән, үзенчәлекле җырлары белән автор-башкаручы буларак килеп керде. Аның моңлы көйләре күп җырчыларның игьтибарын шундук җәлеп итте. Җыр сәнгатендә исемнәре танылу алган Татарстанның Халык артистлары Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Атказанган артистлар Рамил Миндияр, Равил Галиев, Алинә Шәрипҗанова, Элмира Сөләймәнова, Илсөяр Зариповалар, шулай ук, Әлфинә Әзһәмова, Илмира Нәгыймова, Айгөл Сагынбаева,Гүзәл Әхмәтова кебек һәм башка бик күп популяр җырчылар башкаруында, Флүрәнең 200 ләп җыры — иҗат җимеше халык күңеленә барып иреште! Кабатланмас, моңлы тавышка ия буларак, ул аеруча, үзе иҗат иткән җырларны үзе башкаруы белән бик күп тамашачыларның күңелен яулап алды. Аның мәхәббәт, туган як, тормыш, яшәеш темасы белән беррәттән, милләт, туган тел, халык язмышына кагылышлы темаларны колачлаган җырлары аеруча игьтибарга лаек. Тормышка, дөньяга, милләт язмышына битараф калмыйча, үз фикере, сүзе, карашы белән аерылып торучы автор-башкаручы Флүрә Талипова — Коләхмәтова тынгы белмәс, һәрвакытта эзләнүдә булган, армый-талмый җыр юлында үзенә юл яручы җырчыларның берсе! Күңеле кушканга, кайчакларда каләм дә тибрәтә әле ул! «Күпме сүзләр әле әйтелмәгән, күпме җырлар әле җырланмаган» дигән шигарь астында, эзләнүдә булып, иҗат итә, халык алдында чыгышлар ясый, һәрдаим концертлар оештыра. Быел да, үз мәсләгенә, кыйбласына тугры калып, иҗатташ дуслары белән берлектә юбилей концертларына әзерләнә ул. Әлеге күркәм чарада, Татарстанның Халык артисты Римма Ибраһимова, Татарстанның Атказанган артислары Равил Галиев, Илгизәр Мортазин, Валерий Шрыков, Дания Сибгатуллина, Илсөяр Зарипова, Рисәнә Мостафина популяр җырчылар Әлфинә Әзһәмова, Сәрия Нәбиуллина, Наил Әнәсов, Ирек Зарипов, Гүзәл Җәләлова, Алинә Даутова, Илшат Хәмәдиев, Марсилия, Инзилә Сәлимова, Нәсимә Галимҗанова, Диана Усачева, Ленура Хәсәнова, Азалия Яфясова һ.б сәхнә осталары катнашачак! Концертны алып баралар шагыйрә, журналист Илзирә Вәлиуллина һәм театр һәм эстрада артисты танылган юмор остасы Фаиз Майдуллин.Флүрә Талипова-Коләхмәтова