Үзебезнекеләр — зур сәхнәдә!

Мамадыш, Азнакай, Саба, Буа, Казан, Актаныш, Яр Чаллы, Арча якларыннан җыелган «Халык җәүһәрләре» — өр-яңа шоу сезгә кабатланмас бәйрәм киче бүләк итәргә әзер.

Һәркайсының үз тормыш юлы, һөнәре. Җырчыларны искиткеч тавыш һәм халык мәхәббәте берләштерә. Шундый гади һәм шул ук вакытта сәләтле алар, үзебезнеке!

Бүген зур сәхнәләрдә бик күренмәсәләр дә, кайбер «зур йолдызларны» уздыра алар. Моңлы тавышлары белән халыкның күңелен яулап  алган укытучы, дальнобойщик, клуб хезмәткәрләре, эшмәкәр — бер сәхнәдә.

Әлеге гаҗәеп чарадан читтә калма! Җыр-моңга гашыйк, халкыбыз яраткан, безнең җырчылар нәкъ сине көтә!

Алар — безнеке, үзебезнеке!

Концертта катнашалар: Гөлнәзирә Талипова (Мамадыш), Миргаяз Шәрәфиев (Азнакай), Рисәнә Мостафина (Саба), Резидә Хөсәенова (Буа – Казан), Азат Нургалиев (Актаныш – Казан), Равил Гәрәев (Яр Чаллы), Илмира Заһидуллина (Арча).

Концертны Динә Латыйпова алып бара.