Шулай булды шул Видимо, так суждено грустная комедия
Режиссер – постановщик……………………………..Рөстәм Галиев Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Куючы рәссам Художник – постановщик………………………………..Булат Насихов
Костюмнар буенча рәссам Художник по костюмам……………………………..Фәридә Мөхәммәтшина
Композитор hәм аранжировка авторы Композитор и автор аранжировок………………. Азат Нәҗмиев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Нәселнең яхшы булуы, абруйга тап төшермәү, кеше арасында ким-хур булмау татар халкы өчен зур мәгънәгә ия булган бик мөһим кыйммәтләр . Кызганычка каршы, бүгенге көндә гаиләдә ир белән хатынның аерылышуы, ирсез бала табу, кыз баланың ялгышуы, алдануы кебек проблемалар арта тора һәм болар барысы да әсәрдә үз чагылышын таба. Шәһәргә укырга китеп алданган авыл кызы Гөлшат… Нәселенә тап булып төшкән шул хурлыкны авыл халкы күзеннән яшерү чарасын эзләүче ата кеше Нургали… Абруй, намус төшенчәләрен югары куючы Нургали үз-үзенә каршы килеп, шул оятны кешегә сиздермәс өчен хәйлә юлына басарга мәҗбүр. Ул армиядән кайтып килүче Алмазга кызы туенда кияү булып утырырга тәкъдим итә. Вакытлыча чара булган алдау-хәйлә ахырдан чын мәхәббәткә әверелә.
Незапятнанность рода, достойные своего рода дети, стремление быть не хуже других во все времена для татарского народа имело огромное значение. К сожалению, в наши дни число таких семейных проблем, как развод, рождение ребенка без мужа, количество обманутых девушек постоянно растет. Деревенскую девушку Гульшат, студентку одного из казанских вузов, обманул и бросил парень. Ее отец Нургали не хочет примириться с таким позором для семьи. Ему кажется, что весь мир рушится. Он поступает против своей совести. Для того чтобы скрыть от людей позор, он идет на обман: предлагает Алмазу, только что вернувшемуся из армии, сыграть роль его зятя. После долгих уговоров парень соглашается изображать жениха на свадьбе. Но вскоре между молодыми людьми вспыхивает настоящая любовь.
Рольләрне башкаралар: Татарстанның атказанган артистлары Фәрил Вафиев, Рәис Галиев, Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлназ Фәхразиева, Дилә Карпова, Физалия Гыйниятуллина, Альберт Ибраһимов; артистлар Раушан Асатов, Гөлнур Галиева, Рафил Зәйнуллин, Наил Сәйфетдинов, Гүзәл Шәмәрданова. Күмәк күренешләрдә театр артистлары катнаша.
Спектакльнең премьерасы – 2005 нче елның 1 ноябрендә булды. Спектакль 2 сәгать 15 минут бара. Театрның баш режиссеры \ Главный режиссер театра Рөстәм Галиев Татастанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.